Яндекс.Метрика
Эмблема
МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение
«АЛЬМЕТЬЕВСКИЙ ПОЛИТЕХНИЧЕСКИЙ ТЕХНИКУМ»
И.Р.Багманов
г.Альметьевск, ул.Мира, д.10
8 (8553) 33-48-56, 39-99-19
info@almetpt.ru
Информация обновлена 7 мая 2020г.
Библиотека
Литературно-поэтическая страничка

Литературно-поэтическая страничка

Төрмәдә төш.
Төштә миңа нәни кызым килде,
Чәчләремне сыйпап тарады.
-Ай-һай, әти, озак йөрдең, диеп
Күзләремә сөеп карады.
Мин кызымны кыстым күкрәгемә
Шатлыгымнан шашып, исереп.
Шунда сиздем нинди көчлелеген
Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.
Чыгып киттек шуннан без болынга,
Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен.
Нинди татлы – яшәү, көчле – сөю!
Нинди якты, иркен җир йөзе!..
Мин уяндым. Урным шул ук төрмә,
Кулларымда шул ук богаулар,
Баш очымда шул ук кайгыларым
Уяныр дип көтеп торганнар.
Аһ, ник үрти мине хыял белән
Тик тилертеп кайтмас язларым,
Ник төш кенә минем шатлыкларым,
Ник бетмәс өн - кайгы, газабым?!
43.9
Автор МУСА ҖӘЛИЛ

Дуска
Кайгырма, дус, яшьли үләбез ,дип
Без алмадык сатып гомерне.
Үзебезчә яшәп, үзебезчә
Без чиклибез аны түгелме?
Билгеләми гомер озынлыгын
Еллар саны, картлык җитүе
Бәлки менә шушы үлем безгә
Мәңге бетмәс җиңү китерер?
Мин ант иттем җанны кызганмаска,
Саклар өчен халкым, илемне,
Йөзәү булса гомрең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?
Чикләнсә дә гомер , яшьлек безнең
Эзсез сүнә, диеп, уйлама!
Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда.
43.10.
Автор МУСА ҖӘЛИЛ

Җырларым
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шул кадәрле җирдә хаккыгыз!
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем,
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез мин дә яшәрмен.
Мин кабыздым җырда ялкын итеп,
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигъремдәге изге антына
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма!
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
43.26.11.
Автор МУСА ҖӘЛИЛ

Ышанма.
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, “Ул егылган арып”, дисәләр,
Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.
Илдән киттем ил һәм синең өчен, автоматым салып аркама.
Илемне һәм сине алмаштыргач, җирдә тагын миңа ни кала?
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,”Муса инде үлгән” дисәләр,
Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.
Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас ялкынлы җыр тулы күңелне
“Үлем” диеп әйтеп буламы соң җиңеп үлгән мондый үлемне?
20.11.43.
Автор МУСА ҖӘЛИЛ

Егет көче.
Ул кабатлап лачын йөрәгенең
Изге антын сөйгән халкына
Автоматын асты аркасына
Һәм атланды акбүз атына.
Егет үткән юлда сафлар сынды,
Туплар ауды, танклар ватылды.
Кайдан алды егет мондый көчне,
Кайдан алды мондый ялкынны?
Байрак итеп илгә турылыкны,
Утны, суны кичте бу егет
Автоматы түгел, аты түгел
Анты белән көчле бу егет.
Автор МУСА ҖӘЛИЛ

Кичер, Илем!
Кичер мине, илем, синең бөек
Исмең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмәлмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.
Юк, мин сине тузан бөртегедәй
Сансыз гомрем өчен сатмадым.
Волхов шаһит: изге сугыш антын
Соң чиккәчә керсез сакладым.
Автор МУСА ҖӘЛИЛ

Ирек
Шатландырса язмыш күңелне,
Кавыштырып ирек-сердәшкә,
Багышлармын калган гомерне
Ирек өчен изге көрәшкә.
Автор МУСА ҖӘЛИЛ

Бүреләр
Кешеләр сугыша, кан коя.
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе улашып якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр.
Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.
Автор МУСА ҖӘЛИЛ